Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ягып җылыту сезоны дүшәмбедән башлана
Казанда 2025-2026 елларда ягып җылыту сезоны 29 сентябрьдә башлана. Бу боерыкны шәһәр мэры Илсур Метшин биргән. Бу хакта мэриянең матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.
Синоптиклар фаразлавынча, 24 сентябрьдән 29 сентябрьгә кадәр уртача тәүлеклек һава температурасы +8,5 градус тәшкил итәчәк, бу +8 градус нормадан югарырак. Шуңа да карамастан, салкын төннәр һәм социаль учреждениеләр җитәкчеләреннән килгән гаризалар белән җылытуны вакытыннан алда бирергә карар кылынды.
Үзәкләштерелгән җылылык белән 5562 күпфатирлы йорт һәм 876 социаль объект, шул исәптән 656 мәгариф һәм 110 медицина учреждениесе тәэмин ителәчәк. Кулланучыларга һәм җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга җылылык режимын җайга салырга ике-өч атна вакыт кирәк булачак.
22 сентябрьдән учреждение җитәкчеләре гаризалары буенча 17 мәгариф һәм 8 медицина объектына җылылык җибәрелде инде.
Җылылык 25 җылылык белән тәэмин итүче һәм 16 җылылык челтәре оешмалары, «Казэнерго»ның 126 котельнясы, 59 ведомство котельнясы (39 аерым һәм 20 түбәле), шулай ук 3 ТЭЦ һәм 3 район котельнясы («Азино», «Горки», «Савиново») аша биреләчәк.
Җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәре оешмалары 2025-2026 еллар кышына әзерлек паспортларын 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча, Казан муниципаль берәмлеге 15 ноябрьдән дә соңга калмыйча алырга тиеш. Барлык йортларга җылытуны тулысынча эшләтеп җибәрү ике атнага якын вакыт алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз