news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ягып җылыту сезоны 7 майда төгәлләнәчәк

Казанда ягып җылыту сезоны 7 майда төгәлләнәчәк
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Казанда ягып җылыту сезонын 7 майда төгәлләргә планлаштыралар. Бу хакта карар республикада җылы һава торышы урнашуга бәйле рәвештә кабул ителде. Гамәлдәге нормативлар нигезендә, уртача тәүлеклек һава температурасы биш көн рәттән +8 градустан югарырак булган очракта җылылык бирү туктатыла. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җылылык бирүне сүндергәннән соң, шәһәр челтәрләрен киләсе кышкы сезонга әзерләү эшләре башлана. Җәен «Казэнерго» һәм «Казан җылылык челтәрләре» планлы гидравлик сынаулар үткәрәчәк.

Бу чорда торак йортларда вакытлыча кайнар суны сүндерәчәкләр. Белгечләр торба үткәргечләрдәге җитешсезлекләрне тиз арада ачыклый һәм төзәтә алсын өчен, эшләр шәһәрнең төрле районнарында этаплап алып барылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot