news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ягып җылыту сезоны 19 сентябрьдә башлана

Шәһәр социаль өлкә объектларының 35 проценты инде җылылык белән тәэмин ителгән.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). 19 сентябрьдә Казандагы барлык балалар бакчаларына, мәктәп һәм сырхауханәләргә җылы биреләчәк. Ягуып җылыту сезонын башлау турындагы күрсәтмәне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин имзалаган.

Җылылык, беренче чиратта, социаль өлкә объектларына биреләчәк, дип хәбәр иттеләр мэриянең матбугат хезмәтендә.

Барлык йортларны да җылылык белән тәэмин итү үзәкләштерелгән җылылык бирү системасын җайга салу режимы тәмамлангач башкарылачак. Бу ике атналап вакытны алачак.

297 социаль объектка җылылык бирелгән, дип хәбәр итә Казан торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты. Болар 178 балалар бакчасы, 81 мәктәп, 34 сырхауханә, 2 социаль яклау бүлеге, 2 спорт объекты һәм 1 клуб. Барлыгы – 35 процент социаль өлкә объектлары.

Исегезгә төшерәбез: коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре буенча ягып җылыту сезоны биш тәүлек рәттән температура 8 градустан артмаган очракта башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot