news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ягып җылыту сезоны 1 октябрьдә башлана

Беренче чиратта, сәламәтлек саклау объектлары, мәктәпләр һәм балалар бакчаларына җылы бирәчәкләр.

Казанда ягып җылыту сезоны 1 октябрьдә башлана
архив/Султан Исхаков

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда ягып җылыту сезоны 1 октябрьдә башлана. Бу хакта Татарстан башкаласы Башкарма комитетында имзаланган карарга сылтама белән, мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Район хакимиятләре, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре һәм җылылык белән тәэмин итү оешмалары ике атна эчендә үзәктән җылыту режимнарын көйләү эшләрен төгәлләргә тиеш. Торак йортларга җылы билгеләнгән тәртиптә биреләчәк.

Беренче чиратта, сәламәтлек саклау объектлары, мәктәпләр һәм балалар бакчаларына җылы бирәчәкләр.

  • Хәзерге вакытта 174 мәктәп, 312 балалар бакчасы һәм 31 сәламәтлек саклау объектына җылы бирелгән инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot