news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ябылган предприятиеләрнең музейларын бердәм экспозициягә берләштерәчәкләр

Экспонатларны Татарстан башкаласы гына түгел, республика районнары музейларыннан да җыю күздә тотыла.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда ябылган предприятиеләрнең музейларын бердәм экспозициягә берләштерәчәкләр. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Предприятиеләр ябылу сәбәпле, үз эшчәнлеген туктаткан музейларны сакларга һәм бердәм экспозициягә берләштерергә кирәк», - дигән әлеге уңайдан Казан мэры Илсур Метшин.

Экспонатларны Татарстан башкаласы гына түгел, республика районнары музейларыннан да җыю күздә тотыла.

Мэр фикеренчә, кызыклы экспозицияләрне сакларга һәм аларның гомумиләштерелгән вариантын тәкъдим итәргә кирәк.

Әлеге максаттан чыгып, шәһәр башлыгы район башлыкларына һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Рөстәм Гаффаровка алга таба берничә музейны берләштерү турында тәкъдимнәр әзерләргә йөкләмә биргән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100