news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җәяүлене BMW машинасы таптатып үтергән - фото

Һәлак булучының шәхесе ачыклана.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген төнге 0 сәгать 40 минутта Казан үзәгендә машина җәяүлене бәрдереп үтергән, дип хәбәр итә Казан буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Юл-транспорт һәлакәте Татарстан урамында булган. Яшь ир-ат юлны җәяүлеләр кичүеннән читтәрәк йөгереп чыкмакчы булган. 42 яшьлек BMW X6 машинасын йөртүче тиз генә туктый алмаган һәм аны бәрдергән.



Алган җәрәхәтләрдән җәяүле урында ук үлгән. Һәлак булучының шәхесен ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре ачыклый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot