news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җәяүлеләр юлында иномаркага тапталган 10 яшьлек кыз үлгән

Ибраһимов проспектында “Мицубиси” машинасы юл аша чыгып баручы хатын-кызны һәм баланы бәрдергән.

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Казанның Мәскәү районында  җәяүлеләр юл аша чыга торган «зебра»да иномаркага тапталган 10 яшьлек кыз хастаханәдә үлгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәлакәт көндез Ибраһимов проспектында 326 нчы йорт каршында көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә  булган. “Мицубиси” юл аша чыгып баручы хатын-кызны һәм баланы бәрдергән.

Бала хастаханәдә үлгән, аның әнисе дә авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәдә ята. Юл-патруль хезмәте инспекторлары һәлакәт сәбәпләрен ачыклый.

Агентлыкка шәхси чыганакларыннан билгеле булганча,  иномарка хуҗасы Казанда яшәүче 69 яшьлек ир-ат.

news_right_1
news_right_2
news_bot