news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җәяүлеләр кичүендә ир-атны һәм 17 яшьлек кызны бәрдергән шоферларны эзлиләр

Ике юл һәлакәте дә бер үк көнне Мусин урамында һәм Ямашев проспектында булган.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Полицейскийлар җәяүлеләр кичүендә ир-атны һәм балигъ блмаган кызны бәрдергән ике машина йөртүчене эзли, дип хәбәр итә Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.

Узган шимбәдә Мусин һәм Чуйков урамнары чатында җәяүлеләр кичүендә 41 яшьлек ир-атны машина бәрдергән. Машина йөртүче һәлакәт булган урыннан качып киткән, җәяүле төрле тән җәрәхәтләре алган.

Шул ук көннең иртәсендә Ямашев проспектындагы 69нчы йорт каршында билгесез автомобиль көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә 17 яшьлек кызны бәрдергән. Бу һәлакәттә дә машина йөртүче авария булган урыннан качып киткән, кыз исә төрле тән җәрәхәтләре алган.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе әлеге юл һәлакәтләрен күрүчеләр булса, (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot