news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җәяүлеләр кичүендә ике яшүсмерне машина бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте Еники урамында һәм Җиңү Проспектында бер сәгать аралыгында була.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Казанда җәяүлеләр кичүендә ике яшүсмерне машина бәрдергән. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Кичә көндез сәгать өчләрдә «КИА» иномаркасы 12 яшьлек малайны бәрдергән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, укучы Еники урамында светофорның кызыл сигналына юл аша чыга торган булган. Зыян күрүче аягын җәрәхәтли.

Бер сәгатьтән соң Җиңү проспектындагы җәяүлеләр кичүендә «Дэу» машинасы 16 яшьлек үсмерне бәрдергән. Аңа корсак җәрәхәте, бәрелүләр һәм бот сыну диагнозлары куелган һәм үсмерне хастаханәгә салганнар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot