news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җәяүлеләр өчен җир асты юлын су баскан

“Савиново” сәүдә үзәге янында трасса аша җир астыннан чыгу юлын су баскан, дип хәбәр итәләр социаль челтәрләрдә.

(Казан, 26 март, “Татар-информ”). Казанда Ямашев проспектында җәяүлеләр өчен трасса аша җир астыннан чыгу юлын су баскан, дип хәбәр итәләр социаль челтәрләрдә.

Фотоларны “Савиново” сәүдә үзәгеннән ерак түгел урында төшергәннәр.

Кадрлардан күренгәнчә, эрегән кар суы җәяүлеләр өчен җир асты юлының идәнен каплаган. Кешеләр кырыйдан чыгарга тырыша, кайсылары су эченнән ерып чыга.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot