Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда җәяүле хатын-кыз "Опель" машинасына тапталып үлгән
Юл-транспорт һәлакәте Җиңү проспектында булган.
(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ"). Казанның Җиңү проспектында җәяүле хатын-кыз катнашында юл фаҗигасе килеп чыккан. Хатын-кыз "Опель" автомобиленә тапталып үлгән. Бу турыда "Татарстан-24" телеканалы хәбәр итә.
Җиңү проспектында чит ил маркалы машина барган җирдән тротуарга килеп кергән һәм койманы җимереп, берничә тапкыр әйләнеп капланган. Шушы вакытта җәяүле хатын-кыз иномаркага тапталган һәм алган тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлгән.
Автомобиль салонында манина йөртүченең хатыны белән баласы да булган. Хатын-кызның тәне бераз сыдырылган, ә баланы хастаханәгә озатканнар. Машина хуҗасы җитди имгәнүләр алмаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, иномарка йөртүчесе исерек булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз