Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда яңгыр сулары канализациясен чистартып өлгерә алмыйлар
Татарстан башкаласында дүрт ел дәвамында 370 чакрымлы яңгыр сулары канализациясе тармакларының бары 58 процентында гына тәртип салынган.
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Арсений Маврин). 2017 елда Казанда 30 чакрымлы яңгыр сулары канализациясен чистарту ниятләнә. Татарстан башкаласында дүрт ел дәвамында 370 чакрымлы яңгыр сулары канализациясе тармакларының бары 216сында гына, ягъни 58 процентында тәртип салынган. Бу хакта башкала мэриясендәге эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев җиткерде.
«Эш шәһәрнең төп магистральләрендә генә түгел, яңгыр сулары канализациясе булган квартал һәм ишегаллары территорияләрендә дә башкарылды. Төзекләндерү эшләре алып барылды һәм яңгыр сулары канализациясен чистарту дәвам итә», – дип хәбәр итте ул.
Шуның белән бергә Казан шәһәренең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев системаны тиешле тәртиптә тоту өчен темплар җитәрлек дәрәҗәдә булмавын һәм тулы масштабта эшләр алып бару өчен шәһәр бюджетында акча җитмәвен билгеләп үтте. «Яңгыр сулары канализациясе челтәре норма режимында эшләсен өчен аларны дүрт ел саен чистартып торырга кирәк, чөнки бирегә юллардан, төзелеш мәйданнарыннан пычрак күп төшә. Ә Казанда төзелеш бик актив бара. Һәр дүрт ел эчендә канализация челтәре 40–50 процентка чүпләнә», – дип билгеләп үтте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз