Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда яңадан “Җиңү музыкасы” яңгыраячак
6 майда Татарстан башкаласында Кремль яр буенда уникаль вакыйга көтелә ― биредә бөтен республика буйлап тынлы оркестр җыелачак.
(Казан, 30 апрель, "Татар-информ"). 6 майда Татарстан башкаласында Кремль яр буенда уникаль вакыйга көтелә ― биредә бөтен республикадан тынлы оркестрлар җыелачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
“Җиңү музыкасы парк һәм скверларда” фестивале “Тарихи хәтер” федераль проекты кысаларында үтәчәк. Аның максаты – тынлы сәнгатьне популярлаштыру һәм паркларда ял итү традицияләрен яңадан торгызу. Фестиваль идеясе - Казан консерваториясе студентларыныкы. Проект авторы - әлеге уку йортын тәмамлаган Мария Ватагина.
Фестивальдә Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Алабуга, Азнакай, Мамадыш, Шәмәрдан, Кукмара, Мөслим шәһәр-районнары оркестрлары һәм башкала коллективлары катнашачак. Моннан тыш, концертта солистлар, хореография һәм вокаль коллективлар катнашуы көтелә. Масштаблы фестивальдә Казан сәнгать училищесы студентлары тематик картиналар ясаячак.
Таныш җыр-моңнарны тыңлап, сугыштан соңгы еллар бәйрәм атмосферасы тәэсирендә буласыгыз килсә, бәйрәм сезне көтә. Бәйрәм чарасы 6 майда Татарстан башкаласында Кремль яр буенда 11.00, сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз