news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яңа заманча музыка ансамбленең презентация кичәсе узачак

Программада Казан яшь композиторларының өр-яңа әсәрләре яңгыраячак.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). 10 декабрь 18:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы композиторлары берлеге бинасында “Sofia-ensemble” исемле яңа заманча музыка ансамбленең беренче иҗат кичәсе узачак. Керү ирекле. Бу хакта кичәне оештыручылар хәбәр итә.

“Wave» исемле программада Казан яшь композиторларының өр-яңа әсәрләре яңгыраячак. Ансамбльдә – биш музыкант: флейта, кларнет, скрипка, виолончель һәм фортепиано коралларында уйнаучы Казан консерваториясе студентлары.

“Мондый музыкаль коллектив турында хыялыбыз күптәннән бар иде һәм, ниһаять, без аны тормышка ашырдык”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә ансамбльнең иҗат җитәкчесе, композитор Миләүшә Хәйруллина.

"Казанда консерватория бетереп килүче яшь композиторлар, аспирантлар өчен аерым даими рәвештә эшләп килүче мәйданчыклар әз иде. Шуңа күрә безнең максат – өр-яңа классик музыканы популярлаштыру һәм яшь музыкантларга юл ачу”, - диде ул. 

Проект Россия композиторлары берлегенең яшьләр бүлеге, Россия музыка берлеге һәм София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге ярдәмендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100