news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яңа йорт төзелешендә янгында ике кешене коткарганнар

Авиатөзелеш районындагы Побежимов урамында төзелә торган ун катлы йортта янгын чыккан.

Казанда яңа йорт төзелешендә янгында ике кешене коткарганнар
Ильнар Тухбатов, соцсети

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Казанда яңа төзелә торган ун катлы йортта янгын чыккан, ике кешегә коткаручылар ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге унда Казанның Авиатөзелеш районындагы Побежимов урамында төзелә торган ун катлы йортта янгын чыккан. Урынга шунда ук 5нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре барган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре автобаскыч ярдәмендә бинаның икенче катыннан ике кешене җиргә төшергән. Янгынны бу хакта хәбәр килеп, 20 минут узганнан соң сүндергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot