news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яңа урамнарга Россия һәм Советлар Союзы Геройлары исемнәре бирелә

Совет районындагы тугыз урам геройлар исеме белән аталачак.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Казанның Совет районы «Минем Царицыно» төзелә торган торак комплексында берьюлы тугыз яңа урам Россия, Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденнарының тулы кавалерлары исемнәре белән аталачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Карар Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында кабул ителгән. Ул шәһәр Башкарма комитетында имзаланды һәм Казанның Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.

Урамнар Советлар Союзы геройлары Александр Шаповалов, Николай Аржанов, Борис Машковцев, Анатолий Казаков, Михаил Мизинов; Россия Федерациясе Геройлары Виталий Горин, Георгий Смирнов, шулай ук Дан орденнарының тулы ике кавалеры Григорий Портнов һәм Борис Плотников хөрмәтенә аталачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100