Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда яңа уку елында мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын берләштерәләр
Әлеге үзгәрешләр Казанның җиде районындагы мәктәпләргә һәм берничә балалар бакчасына кагылачак.
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Казанда 2018-2019 уку елында берничә мәктәпне һәм балалар бакчаларын берләштерәчәкләр. Әлеге үзгәрешләр шәһәрнең җиде районындагы белем бирү учреждениеләренә кагылачак. Бу хактагы мәгълүмат Казан мэриясенең яңа гына дөнья күргән документлар җыентыгында урнаштырылган.
Яңа уку елында Авиатөзелеш, Вахитов, Мәскәү, Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер мәктәпләрдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен сыйныфлар ачылачак.
1 сентябрьдә кайбер белем бирү учреждениеләре берләштереләчәк. Авиатөзелеш районында – 4, Вахитов районында – 2, Киров районында – 10, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында - 4, Совет районында 2 балалар бакчасын шундый язмыш көтә.
Идел буе районында исә ике мәктәпне берләштерү күздә тотыла. 34нче кичке гомумбелем бирү мәктәбе – 73нче урта мәктәпкә, ә 14нче балалар музыка мәктәбе 139нчы гимназиягә кушылачак, диелә документлар җыентыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз