Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда яңа туган кызын рәхимсез җәберләп үтергән ханым суд каршында җавап тотачак
Гаепләнүче баласын Казан кунакханәләренең берсендә медицина ярдәменнән башка тудырган
(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Чыгышы белән Казакъстан Республикасыннан булган 24 яшьлек Римма Сайкунга карата җинаять эше Казанның Идел буе районы судына тапшырылган.
Идел буе районы прокуратурасы хәбәр иткәнчә, ханым РФ Җинаять кодексының 106 нчы маддәсендә (“Ананың яңа туган баласын үтерүе”) каралган җинаять кылуда гаепләнә.
Тикшерү фаразлаганча, 2014 нче елның 19 нчы августында, Казан кунакханәләренең берсенең номерында булган Сайкун, медицина ярдәменнән башка гына кыз бала таба. Баласын тудыруга, ул яңа туган нарасыйның муенына су тутырылган пластик шешә белән ике тапкыр суга. Аннан соң яшь “ана” әле исән булган нарасыйны полиэтилен пакетка салып, кунакханәнең 7 нче катындагы номер тәрәзәсеннән ыргыта.
Бала күпсанлы имгәнүләрдән һәлакәт урынында ук җан бирә.
Тикшерү гаепләнүчегә карата сак астына ябу рәвешендә чик кую чарасын сайлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз