news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яңа туган баласын үтергән хатын-кыз хөкем ителгән

Ул үз гаебен тулысынча таныган

  (Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда 24 яшьлек Римма Сайкунга карата хөкем карары чыгарылды. Ул яңа туган баласын үтергән. Бу хакта бүген ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2014 елның 19 августында ул кунакханәдә кыз бала тапкан. Ул су тутырылган пластик шешә белән баланың муенына суккан, аннары полиэтилен пакетка салып 7 нче каттан тәрәзәдән аткан. Бала тән җәрәхәтләреннән үлгән.

Р.Сайкунова үз гаебен тулысынча таныган. Судта хатын-кыз баланы үзе генә тәрбиялисе килмәү сәбәпле үтерүен белдергән. Суд Р.Сайкунны 2,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100