Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Яңа татар бистәсе территориясен үстерү турында фикер алышалар
Казан милли-мәдәни үзәгендә "Бистә сәгате" доклад-дискуссиясе уза.
(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Гамәли урбанистика үзәге Яңа татар бистәсенә багышланган "Бистә сәгате" доклад-лекция-дискуссиясен тәкъдим итә. "Казан" милли-мәдәни үзәгендә уза торган чарада Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, тикшеренүчеләр, төбәкне өйрәнүчеләр, тарихчылар, территория белән кызыксынучы шәхесләр катнаша.
"Бистә сәгате" территориянең тарихи объектлары күрсәтелгән һәм шунда яшәүчеләр белән әңгәмәләр кертелгән фильм күрсәтү белән башланды.
Хакимият һәм APUDG һәм IBFD Fund Малайзия компанияләре проекты планы буенча бистә халыкара финанс үзәгенә әверелергә тиеш. Кызганыч, әмма шәһәр халкы өчен бистә бүген нәрсә булуы турында тирән тикшеренүләр уздырылмаган. Көз дәвамында форум һәм үзәк вәкилләре бистәне ныклап өйрәнгән. Алар территориянең мәдәни үзенчәлекләрен, шушы җирлектә яшәүче активистларны ачыклау, бистә тарихын өйрәнү максатын күздә тота.

"Бистә 2.0 проектының максаты итеп без бистәнең тарихи-мәдәни мохитен өйрәнүне билгеләдек. Без Казанның татарлар белән бәйле өлешләрен өйрәнергә телибез, ни өчен дигәндә, ул өстән-өстән генә билгеле", - диде Тәбрис Яруллин.
Тарихчы Айрат Фәйзрахманов бистәне өйрәнүгә ныклап тотынуга Интернет челтәрендә дә мәгълүмат бик сай булуы этәргеч биргәнен әйтте. Ул чыгышында бистәнең тарихи үзенчәлекләре турында сөйли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз