Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яңа стадион исеменә игълан ителгән конкурс җиңүчесе билгеле булды
Ул - Казан патриоты, хәрби һәм үрнәк гаилә башлыгы Эдуард Садыйков
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Люция Камалова). Казанда Универсиаданың рәсми ачылу һәм ябылу тантаналары узачак һәм 2018 нче елда футбол буенча дөнья чемпионатлары оештырылачак 45 мең урынлы стадион исеменә конкурста Эдуард Садыйков җиңде.
Искәртеп узабыз, 31 гыйнварда Татарстаның төп аренасына иң яхшы исемгә тавыш бирү тәмамланды. Барлыгы 831 исем тәкъдим ителде. Иң күп тавыш Kazan-Arena исеменә бирелде.
Иң беренче булып бу исемне 34 яшьлек казанлы Эдуард Садыйков тәкъдим итте. Ул Россия Җәзаларны үтәтү хезмәтенең ТР буенча Идарәсе уку үзәге җитәкчесе урынбасары булып эшли. Эдуард Twitter челтәре ярдәме белән “Татр-информ” агентлыгы хәбәрләрен укуын белдерде. Ул конкурска “Матур-Арена” һәм Kazan-Arena исемнәрен җибәргән.
Э.Садыйков Татарстан һәм Казан патриоты булуын белдерде. Аның өчен иң мөһиме гаилә һәм яраткан эше, тагын спорт булуын белдерде. “Волейбол, футбол уйныйм, сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Безнең командалар өчен җанатам”, - дип уртаклашты ул.
Эдуардның 11 яшьлек һәм 2 яшьлек уллары бар, алар да Казан спорт командалары фанатлары.
Исегезгә төшерик, конкурс Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан игълан ителде. Җиңүче стадион ачылышы тантанасында игълан ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз