news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда Яңа Савин район судының яңа бинасы ачылды
Элегрәк Казанның Яңа Савин район суды ике катлы иске бинада урнашкан иде
Скопировать ссылку
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Бүген Татарстан башкаласында Казанның Яңа Савин район судының яңа бинасын ачу тантанасы булды. Ул Короленко урамы, 58 йорт адресы буенча урнашкан. Бинаны ачу тантанасында ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР Югары суды рәисе Геннадий Баранов, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның Яңа Савин районы башлыгы Тимур Алибаев һәм башкалар катнашты.
Казанның Яңа Савин район суды бинасын ачу тантанасында Илсур Метшин район башлыгына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. И.Метшин район судьяларының хәзер шундый яхшы шартларда эшләячәкләренә шатлануын яшермәде. Шәһәр хакимияте башлыгы район судьяларына яңа урында уңышлы эшләүләрен теләп калды.
Казанның Яңа Савин район суды рәисе Ринат Сафин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бина бүлеп бирү турындагы мәсьәлә бик тә катлаулы. “Биредә ТР Югары суды рәисе Геннадий Баранов һәм Казан мэры Илсур Метшинның тырышлыгы зур роль уйнады. Алардан башка без әлеге мәсьәләне хәл итә һәм республика җитәкчелеген бу бинаны тапшыру кирәклегенә ышандыра алмаган булыр идек”, - диде ул.
Казанның Яңа Савин район суды бинасын ачу тантанасында яңа бинаны файдалануга тапшыруда иң актив катнашкан кешеләргә бүләкләр тапшырылды.
Казанның Яңа Савин район суды рәисе урынбасары Илгар Кулиев бинаны ачу тантанасыннан соң журналистларга хәбәр иткәнчә, моңарчы район судьялары элеккеге балалар бакчасының ике катлы бинасында эшләгән. “Аның бүлмәләре бик тар, заллары кысан иде. Судьялар эшли торган шартлар гадел хөкемнең сыйфатына йогынты ясаучы мөһим компонент. Яңа бинада бирегә килүчеләр өчен дә уңайлырак булачак”, - дип ассызыклады ул. Хәзер район суды 4 катлы бинаның 3 катын били.
“Бина яхшы хәлдә иде, анда аерым заллар һәм кабинетлар, канцелярия һәм конвой бүлмәсе ясадылар. Гражданнар өчен дә уңайлы шартлар тудырылган. Беренче катта гаризалар кабул итү өчен аерым зур бүлмә бар, дәгъва гаризаларының үрнәкләре куелган стендлар әзерләнгән, вестибюльдә гражданнарга уңайлы булсын өчен ксерокс һәм электрон белешмәлек куелган. ТР Суд департаменты идарәсе бинаны яңадан җиһазландыру өчен 13 миллион сумга якын акча сарыф итте. Биредә яңа җиһазлар һәм техника сатып алынды”, - дип ассызыклады Илгар Кулиев.
Казанның Яңа Савин район суды рәисе урынбасары хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан судьяларының эше бик күп. “Бу җәһәттән без Совет район судыннан кала икенче урынны билибез. Быел безнең тарафтан 6 меңгә якын эш каралды. Уртача алганда бер судьяга елына 500 гә якын эш туры килә”, - диде ул.
Яңа бинада заманча җиһазлар урнаштырылган. Бинада документларны беренчел кабул итү зонасы, юрист, аерым чыгу урыны булган махсус конвой бүлмәсе бар. Җинаять эшләре карала торган суд утырышлары залында хөкем ителүчеләр өчен рәшәткәләр урынына броняланган пыяладан эшләнгән кабиналар каралган. Район суды бинасында уңайлы стеллажлары булган бердәм заманча архив тиешле документларны тизрәк табарга мөмкинлек бирә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot