Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яңа питомник территориясендә урман орхидеясен тапканнар
Урман орхидеясе – биеклеге 25-55 сантиметрга җитә торган бүлбеле үсемлек.
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казан экологлары Казансу елгасы буендагы Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр питомнигы территориясендә урман орхидеясен тапкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казанның экоактивисты Тимур Ескараев хәбәр итте.
«Без кичә Сергей Мухачев (КНИТУ кафедрасы доценты — „Татар-информ“ иск.) белән питомникта йөрдек, өйнең тышын, биредә утыртылган үсемлекләр һәм түтәлләрне карадык. Һәм ике урман орхидеясенә тап булдык. Бу — чып-чын могҗиза! Ул Рус-Немец Швейцариясе территориясендә һәлак булган үсемлек. Узган елда Гаврилов урамындагы агачлыкта шундый ике үсемлеккә юлыккан идек», — диде ул.

Урман орхидеясы — биеклеге 25-55 сантиметрга җитә торган бүлбеле үсемлек. Чәчәкләре куе башакка җыелган, чәчәк төбе озынча тар, ян-яклары һәм уртадагы җепселе күбесенчә куе кызыл һәм аксыл шәмәхә төстә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз