news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яңа перинаталь үзәк ачыла

Медицина учреждениесе ачылу тантанасында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец катнашачак.

 (Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Татарстанга РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодецның килүе көтелә. Аэропортта мәртәбәле кунакны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алырга җыена.

Аэропорттан Рөстәм Миңнеханов һәм Ольга Голодец ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә юл ала. Анда алар перинаталь үзәкнең яңа корпусын ачу тантанасында катнаша.

Соңрак, ТР Премьер-министры Илдар Халиков озатуында, Ольга Голодец Казанда күптән түгел ачылган халыкара мәктәпкә барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot