Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда яңа мәктәпләр төзү өчен 27 җир кишәрлеге аерып куелган
Татарстан башкаласында 2025 елга мәктәп укучылары саны 61 процентка артачак.
(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Казанда төрле районнарда яңа мәктәпләр төзү өчен 27 җир кишәрлеге аерып куелган. Бу хакта шәһәр мәгариф хезмәткәрләренең “Казан мәгариф системасы – яңа мөмкинлекләр һәм иҗтимагый диалог киңлеге өчен” август конференциясендә Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
“Без биш ел элек балалар бакчалары төзү кирәклеге алдында торган кебек бүген актив рәвештә мәктәпләр төзү алдында торабыз”, - диде шәһәр башлыгы.
Метшин сүзләренчә, узган уку елында Казан мәктәпләрендә 121 мең бала укыган булса, быел алар 128 мең булачак. “Ә җиде елдан соң, 2025 елда, мәктәп бусагасын 195 мең бала атлап керәчәк. Бу 61 процентка артык”, – дип искәртте ул.
Шәһәр башлыгы соңгы елларда беренче сыйныфка килүчеләр саны артуын әйтте. “Бүген безнең мәктәпләрдә алтышар беренче сыйныф бар. Кайбер мәктәпләрдә ун параллель сыйныф. 2017-2018 уку елында беренче сыйныфларга 15 мең бала кабул ителгән. Быел Казан мәктәпләренә беренче сыйныфка 17 мең бала килә”, - диде ул.
2007 елдан Казанда 96 гомумбелем учреждениесе төзелгән. Аларның 88е балалар бакчасы һәм сигез мәктәп. Моннан тыш, “яше” 30 елдан узган 136 мәктәп төзекләндерелгән.
“2019 елдан башлап капиталь төзекләндерү программасы нигезендә мәктәп мәйданнарындагы асфальт өслекне төзекләндерүне планлаштырабыз”, - диде Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз