news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яңа хосписның керү өлешендә мәчет һәм чиркәү булачак

"Ел саен Татарстанда онкологиядән 6 мең кеше үлә, шуңа күрә яңа стационар төзү мәсьәләсе килеп басты", - диде Владимир Вавилов.

Казанда яңа хосписның керү өлешендә мәчет һәм чиркәү булачак
Динара Прокопьева

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда яңа хосписның керү өлешендә мәчет һәм чиркәү булачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов әйтте.

Ул Казанда икенче хоспис төзү планнары белән уртаклашты. “Паллиатив ярдәм дүрт өлештән тора: медицина, рухи, социаль һәм психологик ярдәм. Рухи ярдәм максатыннан, хосписның керү өлешендә мәчет һәм чиркәү булачак”, - диде Вавилов. Ул шул рәвешле пациентларга һәм аларның туганнарына Аллаһтан ярдәм сорарга, дога кылырга мөмкинлек туачагын әйтте.

Владимир Вавилов Казанда хоспис төзелгәч, 4 меңгә якын пациентка ярдәм күрсәтелгәнен билгеләп узды.

“Кызганыч, чират үсә бара. Ел саен Татарстанда онкологиядән 6 мең кеше үлә, шуңа күрә яңа стационар төзү мәсьәләсе килеп басты. Казанда җир кыйбат булгач, без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иттек. Казанның баш архитекторы белән җир сайладык, ләкин ул федераль билгеләнештәге җир иде. Рөстәм Нургалиевич Мәскәүгә ике хат язды, Мәскәү бу җирне хосписның яңа стационарын төзү өчен бирде”, - дип сөйләде Вавилов.

Ул хоспислар һәркайда дәүләт һәм шәхси партнерлык буенча төзелгәнен искәртте. Икенче хоспис Хоспис Идел буе районында “Порт” сәүдә үзәге артында булачак. Ул 60 ятакка исәпләнгән. Беренче катта – 30 хоспис урыны, икенче катта – тәрбияләүчеләр өчен урыннар. “Без аны “пансионат сестринского ухода” дип атарга уйладык”, - диде ул.

Вавилов сүзләренчә, документларны имзалауның соңгы процедуралары уза. Хоспис проекты инде әзер диярлек. Юридик мәсьәләләр җайга салынгач, икенче хоспис төзелә башлаячак. “Кама арты зонасына кадәр хоспис ятаклары буенча проблеманы хәл итәчәкбез. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы күрсәтмәсе буенча, 100 мең кешегә 10 хоспис урыны булырга тиеш”, - диде.

  • 2014 елдан Казанда 18 яшьтән өлкәнрәк пациентлар өчен бүлек белән бергә балалар хосписы эшли. Стационарда – 35 ятак, 18 яшҗкә кадәр кешеләргә 17 һәм 18 яшьтән олыракларга 18 урын.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100