news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яңа футбол стадионы нигезенә беренче таш салдылар

Бүген Казанда тантаналы шартларда яңа футбол стадионы нигезенә беренче таш салдылар. Тантанада FISUның бәяләү комиссиясе әгъзалары катнашты

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Бүген Казанда тантаналы шартларда яңа футбол стадионы нигезенә беренче таш салдылар. Тантанада FISUның бәяләү комиссиясе әгъзалары, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
40 мең тамашачыга исәпләнгән яңа стадион Казанның Киров районында Казансу елгасы буенда Үзәк стадион каршында “2008-2015 елларда физик культура һәм спортны үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында төзелә. Аны төзү эшләрен 2012 елда төгәлләргә ниятлиләр.
“Бүген без 2013 елгы Универсиаданың тагын бер объекты – футбол стадионы нигезенә тәүге таш салабыз, - дип мөрәҗәгать итте тантанага җыелган йөзләгән балага ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов. – Спорт – ул безнең киләчәгебез, һәм без бүген башкалабыз 2013 елда җәйге Универсиаданы кабул итсен өчен зур тырышлык куябыз”.
“Бүген биредә янәдән Казанда Бөтендөнья җәйге универсиадасын үткәрү идеясенә теләктәшлек күрсәтүче күпләгән кеше җыелды, - дип белдерде FISUның бәяләү комиссиясе рәисе Стефан Берг. – Бүген мин монда спорт белән шөгыльләнүче һәм ярышларда катнашучы күп санлы малайлар һәм кызларны күрәм. Казанда 2013 елгы Универсиада уза калса, сезнең күпләрегез анда катнашу мөмкинлегенә ия булачак. Бүген без яңа футбол стадионының нигезенә тәүге таш салабыз, ул 2013 елгы Универсиаданы кабул итәргә әзер булыр дигән ышанычта калам”.
Мактаулы кунаклар яңа стадионның тәүге ташына хат язылган капсуланы ябыштырганнан соң, ташны кран ярдәмендә стадионның нигезенә урнаштырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot