news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда яңа футбол стадионы базасында Паралимпиячеләрне әзерләү үзәге барлыкка киләчәк
Марат Бариев фикеренчә, бөтен Татарстан буенча шундый үзәкләрнең тулы бер челтәрен булдырырга кирәк
Скопировать ссылку
(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Казанда 2013 елда узачак Бөтендөнья җәйге универсиадасына төзелүче 45 мең урынга исәпләнгән футбол стадионы базасында Татарстан Паралимпиячеләрен әзерләү үзәге булдырырга ниятлиләр.
Бүген ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев Ванкувердагы 2010 елгы Паралимпиадада катнашкан Татарстан спортчыларын хөрмәтләү тантанасында шундый уй-ниятләре белән уртаклашты.
“Үзәк яңа стадион территориясендә урнашачак. Комплекс проектында спорт биналары да, инвалид-спортчылар шөгыльләнү өчен офис биналары да каралган, - дип хәбәр итте министр. – Әмма бу без моның белән генә чикләнергә тиеш дигәнне аңлатмый – мондый учреждениеләрне бөтен республика буенча төзергә кирәк. Чөнки спорт белән шөгыльләнергә теләүче һәм инде шөгыльләнүче күпсанлы инвалидларны Казанга алып килеп булмый. Бөтен Татарстан буенча шундый үзәкләрнең тулы бер челтәрен булдырырга кирәк. Әмма безнең проект әлегә ТР Икътисад һәм Финанс министрлыкларында тулысынча хуплау тапмады”.
Марат Бариевның сүзләренә караганда, узган ел һәр муниципаль районга инвалидлар белән эшләү өчен берәр тренер ставкасы бүленгән. “Без бу эшне контрольдә тотабыз – кайсыбер районнарда бу юнәлештә җиң сызганып эшләсәләр, кайдадыр ул муниципалитетлар өчен проблема булып чыккан. Әлеге категориягә кергән кешеләр белән эшләве техник һәм эмоциональ яктан күпкә катлаулы, - дип саный министр. – Кайбер районнар моңа әзер түгел иде, ә кайсыберләре өстәмә кыенлыкларны үз өстенә алудан курыкты”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot