news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яңа формалашкан урамга Безоблачная дигән исем бирелде

Думаның урам исеме бирелү турындагы карары матбугатта басылганнан соң үз көченә керәчәк

 (Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанның Идел буе районына кергән “Лесной городок” торак комплексында яңа формалашкан урамга “Безоблачная урамы – улица Безоблачная” дигән атама бирелде. Шул рәвешле, фәкать русча гына булган исемле әлеге урам Березовая, Солнечная, Брусничная урамнарына параллель. Ул торак комплексы Оренбург тракты буйлап Республика клиник хастаханәсенә таба юнәлештә, шушы клиниканы шактый узгач уңда кала һәм Ферма янәшәсендәрәк урнашкан.

Безоблачная урамы бирелү тәкъдиме белән бүген Казан каласы икенче чакырылыш Думасының шәһәр төзелеше һәм ТКХ буенча даими комиссиясе рәисе Андрей Егоров XXVII сессиядә чыкты, бу хакта топонимика буенча комиссия утырышында каралып игълан ителде, диде.

Башкала депутатлары аны хуплап тавыш биргәч, Алексей Песошин җитәкчелегендәге шәһәр Башкарма комитетына 1 ай эчендә Безоблачная урамын Казан урамнары исемнәре реестрына кертү, адреслы атрибутика урнаштыру эше йөкләнде. Думаның урам исеме бирелү турындагы карары матбугатта басылганнан соң үз көченә керә, дип белдерде А.Егоров.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot