news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яңа елда “Жигули” бәрдереп киткән пенсионер үлгән

77 яшьлек әби юлны җәяүлеләр кичүеннән читтә чыга торган булган.

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда яңа елның беренче көнендә машина бәрдереп киткән пенсионер хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән үлгән. Бу хакта шәһәр автоинспекциясе хәбәр итә.

67 яшьлек “Жигули” хуҗасы куркынычсызлык тизлеген дөрес сайламаган һәм юлны җәяүлеләр кичүеннән читтә чыгып барган 77 яшьлек әбине бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте 1 гыйнварда 15 сәгать 15 минутта Мәүлет урамындагы 29нчы йорт каршында булган.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында җәрәхәтләр алган әби хастаханәгә озатылган. Ул ике көннән вафат булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100