Казанда Яңа елда гаилә корган иң яшь парга 18әр яшь
Бу чорда шәһәрнең ЗАГС бүлекләрендә 50 пар никахларын теркәгән.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 1-10 гыйнварда Казанның ЗАГС бүлекләрендә 353 баланың (173 малай һәм 180 кыз) тууын теркәгәннәр. Иң яшь әнигә 19 яшь, иң өлкәненә 43 яшь. Ә иң яшь әти 18 яшьтә булса, иң өлкәне 54 яшьтә.
Бу атнада иң популяр исемнәргә Марк, Артем, Самир, София, Ева, Алиса, Александр, Михаил, Тимофей кергән.
Ата-аналар балаларына сирәк кушкан исемнәр – Валентина, Алексия, Аарон, Ариела, Айнель, Арон, Фирүзә, Добрыня, Алиана.
Бу чорда шәһәрнең ЗАГС бүлекләрендә 50 пар никахларын теркәгән. Иң яшь кәләшкә һәм кияүгә 18әр яшь. Иң өлкән кияүгә 62 яшь булса, кәләшкә – 60, дип хәбәр итә Казанның ЗАГС идарәсе.