news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Яңа ел сәгате сукканда кыз бала туган

Нәкъ төн уртасында 1нче бала тудыру йортында 3360 грамм авырлыктагы кыз бала аваз салган.

(Казан, 2 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан башкаласында быел беренче бала Яңа ел сәгате сукканда туган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нәкъ төн уртасында 1нче бала тудыру йортында 3360 грамм авырлыктагы кыз бала аваз салган.

Яңа ел төнендә барлыгы 6 сабый туган. Аларның икесе ир бала, дүртесе кызлар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot