news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Яңа ел чыршыларына бәяләр арткан

Чыршыны иң кимендә 500 сумга алырга мөмкин.

Казанда Яңа ел чыршыларына бәяләр арткан
"Татар-информ" архивы

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Узган ел белән чагыштырганда, быел Казанда Яңа ел чыршыларына бәяләр арткан. 2019 елда «тере» чыршыны 1 400 сумга алып булса, быел 1,5 меңгә алырга мөмкин.

«Чыршының бәясе агачның озынлыгыннан тора. Кемгәдер нарат, чыршы, башкаларга эрбет агачы, ак чыршы ошый. Күбесенчә нарат алалар, чөнки ул озаграк саклана, ботаклары да киңрәк», — ди сатучылар.

Быел Мәскәү базарында бер метрлы чыршыны 500, наратны 700 сумга алырга була. Ә Адоратский урамындагы базарда бәяләр кыйммәтрәк, биредә Яңа ел агачын кимендә 700 сумга саталар. Ак чыршы 7 мең тора.

Моннан тыш, базарларда 100-200 сумга чыршы ботакларыннан ясалган бәйләмнәр, 1 меңгә пихта ботакларыннан эшләнгән кечкенә чыршылар алырга була.

Чагыштыру өчен, 2018 елда Казанда «тере» чыршыга бәяләр 300-1000 сум тәшкил иткән.

Быел Казанда чыршыларны барлыгы 28 базар һәм ярминкәләрдә сатып алырга мөмкин. Яңа ел өчен Республикада барлыгы 10 мең чыршы үстерелгән, 30 тоннадан артык чыршы ботаклары әзерләнгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100