news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пункты эшләячәк

Чыршыларны 10-31 гыйнвар көннәрендә Гадел Кутуй урамы, 160нчы йорт адресы буенча кабул итәчәкләр.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Казанда 10-31 гыйнвар көннәрендә Яңа ел чыршыларын кабул итү пункты эшләячәк. Агачларны Гадел Кутуй урамы, 160нчы йорт адресы буенча кабул итәчәкләр, дип хәбәр ителә Идел буе экология компаниясе сайтында.

Чыршыны пунктта урнаштырылган контейнерларда калдырырга мөмкин. Бердәнбер шарт – анда бернинди уенчыклар да булмаска тиеш.

Агачларны Югары Ослан районының Шылангы авылында урнашкан фермер хуҗалыгына алып китәчәкләр. Биредә алар кәҗәләргә азык сыйфатында кулланылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100