news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пункты ачылды

Җыелган чыршыларны кәҗәләргә ашатачаклар.

Казанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пункты ачылды
Михаил Захаров

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Казан халкы Яңа ел чыршыларын кәҗәләргә азыкка озата. Татарстан башкаласында кулланылган чыршыларны кабул итү пункты ачылды.

Әлеге пункт Гадел Кутуй урамындагы 160нчы йортта урнашкан. Ул ай дәвамында - тәүлек буе эшләячәк.  “Яңа ел агачларын теләге булган һәркем үзенә җайлы вакытта контейнерда калдырып китә ала. Бер генә гозер – чыршылардан яңа ел уенчыкларын һәм укаларын салдырып китерегез.  Агачлар фермер хуҗалыкларына терлекләргә азыкка озатылачак”, - дип сөйләде “Татар-информ”га Идел буе экология компаниясе матбугат сәркатибе Альбина Шаһиәхмәтова.

Җыелган агачлар Мурат Сиразин фермер хуҗалыгына - Югары Ослан районы Шеланга авылына озатыла. Мондагы кәҗәләр ылыслы ботакларны һәм агач кәүсәләрен бик ярата икән. Моннан исә, әйтүләренчә, кәҗә сөте витаминга бай була.

Әлеге акция Казанда икенче ел рәттән уздырыла. Узган ел әлеге хуҗалыкка 100 чыршы озатылган булган. Әгәр Татарстанда яңа ел агачларын кирәксенгән фермерлар тагын булса, алар Идел буе экология компаниясенә мөрәҗәгать итә ала, диде матбугат сәркатибе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100