news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Яңа ел чыршылары 300-1000 сум торачак

Татарстан башкаласында чыршы базарлары 15 декабрьдә эшли башлый.

Казанда Яңа ел чыршылары 300-1000 сум торачак
Султан Исхаков

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанда Яңа ел чыршылары 300-1000 сум торачак. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр итте.

Татарстан башкаласында чыршы базарлары 15 декабрьдә эшли башлый. Яңа ел гүзәлләрен Яңа Савин районында - Адоратский урамында, шулай ук Адоратский урамы һәм Ямашев проспекты чатында; Вахитов районында – Чехов урамында; Идел буе районында – Рихард Зорге урамында һәм Җиңү проспектында; Мәскәү районында Декабристлар һәм Восстание урамнарында сатып алып булачак.

«Чыршы базарларында махсус питомникларда үстерелгән һәм тиешле документлары булган агачларны гына сатарга рөхсәт ителә», - дип искәртте Руслан Фазылҗанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100