news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә балалар өчен кызыклы чаралар оештырыла

Бүген бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференция вакытында сөйләделәр

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина ). Каникулларда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы балаларга 29, 30 декабрь, 3-5 гыйнвар көннәрендә, видеорәт белән бизәлгән, Ш.Перро әкияте мотивлары буенча “Золушка” музыкаль тамашасын тәкъдим итә. Зур концерт залының концерт бүлеге җитәкчесе Екатерина Салюкина хәбәр иткәнчә, биредә А.Спадавеккин, П.Чайковский, С.Прокофьев кебек композиторларның академик музыкасы яңгыраячак, шулай ук Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында тамаша булачак, . “Балалар яшьтән академик музыка белән танышырга тиеш”, - дип саный ул. 3-10 яшьлек балалар өчен куелган әлеге спектакль бер сәгатькә исәпләнгән. Иртәнге сәгать унберенче яртыда һәм көндезге сәгать икенче яртыда башлана торган тамаша 300 сум тора. Әле сатуда билетлар бар. Бер сүз белән әйткәндә, балалар Яңа ел рухын тойсын өчен, бар да эшләнә.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Казан хореография училищесы белән берлектә 27 декабрь-8 гыйнвар көннәрендә П.Чайковскийның “Щелкунчик” балетын куя. Балетта Казан хореография училищесы укучылары бии. Училище директоры Татьяна Шахнина бүген хәбәр иткәнчә, балетны Санкт-Петербургтан Александр Полубенцев куя. Ун көн эчендә 21 спектакль күрсәтергә ниятлиләр. 100-500 сум торган әлеге мәдәни чара иртәнге сәгать унберенче яртыда һәм көндезге сәгать икедә башлана. “Бу бик кызыклы проект”, - дип белдерде Татьяна Шахнина, мондай чараларның балаларда кызыксыну тудыруын, спектакльләрдән соң кайбер балаларның Казан хореография училищесына укырга килүләрен әйтте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100