news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яңа ел бәйрәменнән калган чыршы агачларын кабул итү пункты барлыкка килде

Нарат һәм чыршы агачларын фермер хуҗалыгына мал-туарга ашатыр өчен тапшырачаклар.

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). Идел буе экология компаниясе Казанда беренче булып яңа ел чыршыларын кабул итү пункты ачты. Компания вәкилләре хәбәр иткәнчә, башкаланың Гадел Кутуй урамындагы 160 нчы йорт янында хәзер махсус контейнер куелган, анда шәһәр халкы Яңа ел бәйрәмен бизәү өчен алган чыршы, нарат агачларын китереп сала ала. Бер генә таләп бар – агачны төрле ялтыравык бизәгечләрдән чистартырга кирәк.

Бу агачларны аннан соң Казаннан ерак түгел Югары Ослан районындагы Шеланга авылында Мурат Сираҗин фермер хуҗалыгына мал-туарга витамин булсын өчен илтеп тапшырачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot