news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яңа чүп полигоны эшли башлаячак

Химическая урамындагы полигонның икенче картасы чүпне 6 ел дәвамында кабул итүгә исәпләнгән.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Агымдагы ел ахырында, декабрьдә, Казанда каты көнкүреш калдыклары полигонының Химическая урамы, 33 адресы буенча урнашкан икенче картасын куллана башлыйлар. Бу турыда мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.

Карта чүпне 6 ел дәвамында кабул итүгә исәпләнгән. Аны Казанда калдыкларны урнаштыруның яңа системасына күчү программасын гамәлгә ашыру кысаларында булдырдылар. Биредә елына 400 мең тонна чүп күмеләчәк.

Полигонда төзелеш-монтажлау эшләре ноябрь башында тәмамланырга тиеш. Декабрьдә ул файдалануга тапшырылачак.

Хәзер Казанда ике чүп полигоны булачак. Алар Химическая урамында һәм «Восточный»да урнашкан. Химическая урамындагы полигонның гомуми мәйданы 23 гектар, шуның 6,4 гектарын икенче карта тәшкил итә.

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин сүзләренчә, шәһәрдә чүп полигонына зур мәйдан бүлеп бирелгән. “Казанда яшәүчеләр актив рәвештә чүпләрне сортларга аерырга тиеш. Бу шәһәрдә чүпләрне күмүне бетерү өчен кирәк”, - диде мэр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100