news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яңа буын белем бирү стандартларын кертү модельләре турында фикер алышалар

Конференциядә башлангыч мәктәптә эшчәнлекле метод белән укыту технологиясе, башлангыч сыйныф укытучыларын икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында Рухи-әхлакый тәрбия бирү концепциясен тормышка ашыруга әзерләүгә кагылышлы мәсьәләләр

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Казан шәһәренең 122 нче гимназиясе базасында “Яңа буын белем бирү стандартлары: кертү модельләре (белем бирүнең башлангыч баскычы) дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференция уза.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җыенда «Школа 2000…» системалы-эшчәнлекле педагогика үзәгенең башкарма директоры, психология фәннәре кандидаты В.А.Петерсон, «Просвещение» нәшрияты генераль директоры киңәшчесе Н.И. Роговцева, Системалы-эшчәнлекле педагогика үзәге методисты, Ярославль шәһәре мәгарифне үстерү үзәге бүлеге җитәкчесе Т.В. Текнеджян, «Просвещение» нәшриятының “Перспектива” проекты җитәкчесе Ю.П. Леонова, муниципаль информацион методик үзәкләрнең башлангыч белем бирүне күзәтчелектә тотучы методистлары, башлангыч сыйныф укытучылары, мәктәп психологлары катнаша.

Конференциядә башлангыч мәктәптә эшчәнлекле метод белән укыту технологиясе, башлангыч сыйныф укытучыларын икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында Рухи-әхлакый тәрбия бирү концепциясен тормышка ашыруга әзерләү, икенче буын стандартларын кертүнең психологик ягын тәэмин итү, “Перспектива” укыту-методик комплектына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100