news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яңа буын белем бирү стандартларын гамәлгә кертү турында фикер алышалар

Казанда 10 декабрьдә “Л.В.Занковның үстерелешле укыту системасында белем бирү стандартларын гамәлгә кертү” дип аталган республика семинары уза

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). Казанда 10 декабрьдә 32 нче гомумбелем бирү мәктәбе базасында “Л.В.Занковның үстерелешле укыту системасында белем бирү стандартларын гамәлгә кертү” дип аталган республика семинары була. Семинарны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Үстерелешле укыту буенча консультацион-методик үзәк оештыра.

Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, семинарда Мәскәүдәге Л.В.Занков исемендәге федераль фәнни-методик үзәк директоры Светлана Яковлева, башлангыч мәктәп өчен җаваплы методистлар, бу система буенча эшләүче мәктәпләрнең башлангыч сыйныф укытучылары катнаша. Алар яңа буын белем бирү стандартларын тормышка ашырганда Л.В.Занков системасының өстенлекләре, үстерелешле укыту системасында инновацияләр хакында фикер алышыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot