news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яңа балалар бакчасы төзелешенә 215 млн сум акча сарыф ителәчәк

220 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә учреждение Профессор Камай урамында барлыкка киләчәк.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Казанның Идел буе районында Профессор Камай урамында төзелә торган балалар бакчасына 215,2 млн сумнан артык акча тотылачак. Әлеге мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Заказчы - Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе. Аукционда катнашу өчен гаризалар 6 майга кадәр кабул ителәчәк, сату-алу 13 майда булачак. Төзелеш 20 июньдә башланырга һәм быел 30 ноябрьгә тәмамланырга тиеш.

Яңа балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән. Урыннарның 120се өч яшьтән кечерәк балалар өчен булачак. Мәктәпкәчә учреждениедә 16-20 баладан торган 12 төркем оештырылачак. Бу хакта конкурс документларында күрсәтелгән.

Балалар бакчасы төзеләчәк 8 мең квадрат метр мәйданлы кишәрлек «Романтик» торак комплексы һәм шәхси төзелеш арасында урнашкан. 200 квадрат метр мәйданлы 12 ял итү мәйданчыгы булачак һәм аны җиһазландыру каралган.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек 2019 елда Татарстанда 28 яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк, дип хәбәр иткән иде. Бу исә 2018 елга караганда дүрт тапкырга күбрәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100