Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда йөзү буенча Россия чемпионатының икенче көне берничә рекорд алып килгән
Бу көнне 10 комплект медаль уйнатылган
(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда “кыска суда” йөзү буенча Россия чемпионатының икенче көне берничә рекорд алып килгән. Бу хакта Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ир-атлар 50 шәр метрга (4 ир-ат) комплекслы йөзүдә көч сынашкан. Иң яхшы нәтиҗәне Мәскәү йөзүчеләре Игорь Сорокин, Антон Чупков, Евгений Коротышкин һәм Артем Лобузов күрсәткән. Нәтиҗәсе – 1:36.57. Татарстан егетләре – Владислав Тазов, Тимур Галимҗанов, Никита Королев һәм Александр Красных 1:39.85 нәтиҗәсе белән – 7 нче урында.
Ир-атлар арасында 400 метрга комплекслы йөзүдә Самара өлкәсеннән Семен Маковичка тиңнәр табылмаган: 4:03.91 нәтиҗәсе белән ул рекорд куйган. Әйтергә кирәк, Семенның Казанда икенче мәртәбә рекорд куюы – 2013 нче елда ул юниорлар арасында рекордсмен булган, 2014 нче елда – өлкәннәр арасында. Ул дөнья чемпионаты нормативын үтәүгә ирешкән.
“Брасс” алымы белән 50 метрга йөзүче хатын-кызлар арасында беренчелеккә Новосибирск өлкәсеннән Валентина Артемьева (30.53) ирешкән. Волгоград өлкәсеннән Наталья Иванеева икенче һәм Төмән өлкәсеннән Софья Сподаренко өченче урынга лаек булган. Әмма катнашучыларның берсе дә дөнья чемпионаты нормативын үти алмаган.
100 метрга чалкан йөзү буенча ир-атлар арасында Ульяновск өлкәсеннән Станислав Донец 51.20 нәтиҗәсе белән беренче урынны яулаган. Әйтергә кирәк, ике еллык тәнәфестән соң, Станиславның беренче җитди стартка беренче тапкыр чыгуы.
100 метрга чалкан йөзү буенча хатын-кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Свердловск өлкәсеннән Дарья Устинова күрсәткән (58.15).
“Брасс” алымы белән 100 метрга йөзүче ир-атларга килгәндә, Түбән Новгород өлкәсеннән Олег Костин беренче булган. Ә баттерфляй стиле белән 100 метрга йөзгән ир-атлар арасында, Мәскәүдән Евгений Коротышкинга тиңнәр табылмаган (50.10). Ирекле стильдә йөзүче хатын-кызлар арасында иң җитезе Свердловск өлкәсеннән Валерия Саламатина булган. Ул 8:26.13 нәтиҗәсе белән Россиянең яшүсмерләр рекордын куйган.
Ирекле стильдә 200 әр метрга дүртәүләп йөзгән ир-атлар арасында Мәскәүдән Артем Лобузов, Даниил Пасынков, Дмитрий Ермаков, Михаил Полищук 7:02.36 нәтиҗәсе белән барысыннан да өстен чыккан.
50 шәр метрга катнаш спортчылар катнашында комплекслы йөзүдә Санкт-Петербургтан Екатерина Андреева, Кирилл Пригода, Анастасия Лязева, Олег Тихобаев, 1:40.77 нәтиҗәсе белән Россия күләмендә рекорд куйган.
Бүген Россия чемпионатында 11 финал узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз