news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда йөзү буенча Россия чемпионатында Татарстанның 80 йөзүчесе катнашачак

Алты көн дәвамында илнең 850 иң көчле спортчысы 46 дисциплинада медальләр өчен ярышачак.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). 7 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Казанның Су спорты төрләре сараенда 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионаты ярышларында 80 йөзүче катнаша. Бу турыда Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алты көн дәвамында илнең 850 иң көчле спортчысы 46 дисциплинада медальләр өчен ярышачак. Йөзүчеләрнең чыгышларын 50 кешедән торган судьялар коллегиясе бәяләячәк.

Үз чемпионатларында Александр Красных, Егор Куимов, Никита Королев, Григорий Тарасевич, Ирина Приходько, шулай ук өметле спортчылар Эдуард Вәлиәхмәтов, Николай Соколов, Азалия Закирова, Антонина Коновалова һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласы кыска суда йөзү (25 м) буенча Россия чемпионатын инде бишенче тапкыр кабул итә. Турнир Россия Федерациясе Спорт министрлыгы ярдәме белән үткәрелә

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100