news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда йөзү буенча Россия чемпионатына керү бушлай була - Леонов

Бу Дохада узачак "кыска суда" йөзү буенча декабрь дөнья чемпионатында катнашу өчен сайлап алу турниры була

 (Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда йөзү буенча Россия чемпионатына билетлар бушлай таратылачак. Бу хакта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдерде, дип яза «Р-Спорт».

Казанда "кыска суда" (25 метрлы бассейнда) йөзү буенча Россия чемпионаты 8 ноябрьдә старт ала. Бу, Дохада узачак йөзү буенча декабрь дөнья чемпионатында катнашу өчен, сайлап алу турниры була. Казан Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын 2015 елда кабул итә.

“Без, Йөзү федерациясе белән килешеп, Россия чемпионатына керүне бушлай ясарга дигән карарга килдек, - диде Леонов. – Төбәктә йөзүне популяр итү өчен махсус шулай эшләдек. Без ярышларга мөмкин кадәр күбрәк кеше килсен өчен тырышабыз. Аннары ДЧ-2015 не рекламау кампаниясен үткәрәбез. Билет бәяләре төрле катлам халык өчен кулай”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100