news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты узачак

Ярышларда Россиянең 60 төбәгеннән 600 гә якын йөзүче катнашачак

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). 5-9 ноябрь көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда 25 метрга йөзү буенча Россия чемпионаты узачак. Бу хакта Спорт проектлары башкарма дирекциясе Медиа департаменты хәбәр итә.

Ярышларда Россиянең 60 төбәгеннән 600 гә якын йөзүче катнашуы планлаштырыла. Чемпионатта 45 судья эшләячәк.

Биш көн дәвамында илнең иң яхшы йөзүчеләре 46 дисциплинада медальләр өчен көч сынашачак. Ярышларның максаты – 25 метрга йөзү буенча дөнья чемпионатында катнашу өчен Россия җыелма командасы составын формалаштыру. Дөнья күләмендә ярышларның декабрь ае башында Виндзор шәһәрендә (Канада) узуы ниятләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100