Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты рекордлар сериясе белән тәмамланды
Беренчелекнең соңгы көнендә 14 дисциплинада финаллар узган
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә, Казанның Спортның су төрләре сараенда “кыска суда” йөзү буенча (25 метрлы бассейнда) Россия чемпионатының соңгы көнендә, 14 дисциплинада финаллар узган. Бу хакта Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
50 шәр метрга ирекле стиль белән йөзгән дүртәр хатын-кыз командалары арасында мәскәүлеләр – Розалия Насретдинова, Екатерина Кудинова, Мария Резникова, Мария Куделькина 1:39.71 нәтиҗәсе белән беренче урынга чыккан. Татарстан данын яклап чыгыш ясаган Олеся Корчагина, Ирина Приходько, Яна Мартынова, Лилия Гыйниятуллина 1:44.06 нәтиҗәсе белән – өченче урында.
50 метрга чалкан йөзүдә Мәскәүдән Александра Папушага тиңнәр табылмаган (27.11). 200 метрга “брасс” стиле белән йөзүдә Новосибирскидан Виталина Симонова 2:18.03 нәтиҗәсе белән Россия күләмендә рекорд куйган. Ул моңарчы Юлия Ефимова куйган рекордны узып, дөнья чемпионатына сайлап алынды.
100 метрга “баттерфляй” стилендә йөзүчеләр арасында беренчелек шулай ук Мәскәү кызы Светлана Чимрова кулында: ул 57.03 нәтиҗәсе белән Россия күләмендә рекорд куйган.
50 метрга ирекле стильдә йөзү буенча Мәскәүдән Розалия Насретдинова 24.34 нәтиҗәсе белән беренче булган. Бу җиңү Розалияга Казанда бишенче алтын медаль китергән. Ул юниорлар нормативы буенча дөнья чемпионатына алынган.
200 метрга ирекле стиль дә йөзүдә иң остасы Санкт-Петербургтан Вероника Попова булган: 1:53.09 күрсәткече белән ул Россия күләмендә рекорд куйган.
100 әр метрга дүртәүләп комплекслы йөзүдә Свердлау өлкәсеннән Дарья Устинова, Дарья Деева, Алина Кашинская, Полина Лапшинага тиңнәр табылмаган. Аларның нәтиҗәсе – 3:56.44
Ир-атларга килгәндә, 100 метрга ирекле стиль белән йөзүдә иң яхшы нәтиҗәне Краснодар краеннан Данила Изотов күрсәткән (46.66). Данила Изотов Россия чемпионатында икенче “алтын”ын яулап, көмеш медальгә лаек булган Сергей Фесиков кебек үк, декабрьдә узачак дөнья чемпионатына сайлап алынган.
200 метрга чалкан йөзү буенча ир-атлар арасында иң җитезе Мәскәү егете Дмитрий Горбунов булган, аның күрсәткече – 1:53.79.
100 метрга комплекслы йөзүгә килгәндә, Санкт-Петербургтан Вячеслав Прудников 53.58 нәтиҗәсе белән беренче урынга чыккан.
50 метрга “брасс”стилендә йөзүчеләр арасында шулай ук Санкт-Петербургтан Кирилл Пригода җиңүгә ирешкән.
200 метрга “баттерфляй” стилендә Самара өлкәсеннән Александр Кудашев беренче булып йөзеп килгән (1:51.80).
1500 метрга ирекле стильдә йөзү буенча беренчелек Мәскәүдән Евгений Куликов кулында (14:56.79)
100 әр метрга дүртәүләп комплекслы йөзү төрендә Санкт-Петербург егетләре – Роман Михайлов, Кирилл Пригода, Олег Тихобаев, Вячеслав Прудников 3:28.93 нәтиҗәсе белән беренче урынга билгеләнгән.
Ярышлар тәмамлангач, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатында югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчыларны һәм тренерларны бүләкләде. Йөзүчеләр – Никита Королев, Александр Красных, Валерия Дудина, Яна Мартынова, Ирина Приходько, Станислав Зацепин, Владислав Тазов һәм Тимур Галимҗанов, шулай ук тренерлар Гөлнара Әминова, Сергей Кузнецов, Татьяна Алифашкина, Эдуард Гыйззәтуллин, Василий Цыганко һәм Алексей Кузнецов билгеләп үтелгән.
Чемпионатның финал өлешендә катнашучылар турындагы тулырак мәгълүматны министрлык сайтында карарга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз