news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты башланды

Ярышларда 61 төбәктән 900дән артык спортчы катнаша.

Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанның Су төрләре спорты үзәгендә кыска суда (25 метрга) йөзү буенча Россия чемпионаты башланды. Җиңүчеләр 11-16 декабрьдә Кытайның Ханчжоу шәһәрендә узачак дөнья чемпионатында катнашачак.

Ярышларда 900дән артык спортчы 61 төбәк данын яклаячак. Алар арасында «Синтез» су төрләре спорты клубы вәкилләре Красных, Эрнест Максумов, Егор Куимов һәм Никита Королев бар.

Чемпионат ачылышында РФ спорт министры Павел Колобков, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР спорт министры Владимир Леонов катнашты.

Тантаналы чара Айгөл Вәлиуллина башкаруында Россия һәм Татарстан гимны белән дәвам итте.

Гимннан соң ярышлар финаллары башланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100