news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда йөрәк-кан тамырлары хирурглары җыелышы узачак
10 декабрьдә Казанда Төбәкара клиника-диагностика үзәге ачылуына 10 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында Татарстанның йөрәк-кан тамырлары хирургларының фәнни-гамәли конференциясе оештырыла
Скопировать ссылку
(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). 10 декабрьдә Казанда Төбәкара клиника-диагностика үзәге ачылуына 10 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында Татарстанның йөрәк-кан тамырлары хирургларының фәнни-гамәли конференциясе оештырыла.
Клиниканың матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә караганда, форумда ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт Комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Министрлар Кабинетының сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Борис Менделевич, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашыр дип көтелә. Конференциядә белгечләр йөрәкнең ишемия авыруын диагностикалау һәм дәвалау, тумыштан һәм яшәү чорында барлыкка килгән йөрәк зәгыйфьлеген хирургия ярдәмендә дәвалау, йөрәк эшчәнлеге бозылуны, кан тамырлары авыруларын дәвалау мәсьәләләрен күтәрәчәк. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары хирургиясендә яңа технологияләрне үстерү турында да сүз алып барылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2