news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда йөрәк авыруларын дәвалау мәсьәләләре каралачак
Иртәгә Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә шәһәр күләмендә “Бүгенге заманда кискен коронар синдромны дәвалау” темасына семинар узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә шәһәр күләмендә “Бүгенге заманда кискен коронар синдромны дәвалау” темасына семинар узачак.
Клиниканың матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, семинарны югары технологик медицина ярдәме Федераль агентлыгының Россия кардиология фәнни-җитештерү комплексы генераль директорының беренче урынбасары профессор Сергей Бойцов һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы, ТР Фәннәр академиясенең әгъза-хәбәрчесе профессор Альберт Галявич җитәкчелегендә үтә.
Кискен коронар синдром – йөрәктә коронар авыруының кискенләшеп китүе дигән сүз. Бу авыру - кешеләрнең хастаханәгә эләгүе сәбәпләренең иң еш очрый торганы. Бу синдром миокард инфарктын китереп чыгарырга мөмкин. Авыру очракларының еш теркәлүе аны диагностикалауда һәм дәвалауда яңа заманча ысулларын файдалану кирәклеген раслый.
Семинарда Казандагы медицина учреждениеләре, хастаханәләрдә эшләүче йөрәк табиблары һәм терапевтлары катнашыр дип көтелә. Утырышта Россия Федерациясендә 2008-2009 елларда кан тамырлары авыруларын дәвалау программасын тормышка ашыру нәтиҗәләре, кискен коронар синдромны дәвалау, миокард инфарктын дәвалауда фармакоинвазив ысулларны куллану кебек мәсьәләләр каралачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot